Республиканың күпчелек моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү теркәлә

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 2 390 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 82 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама һәм Кама Аланы шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 7 апреленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 533, 72, 1 555 һәм 219 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Чистайда эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә (+4).

Алабугада вәзгыять үзгәрмәгән, анда рәсми рәвештә теркәлгән 579 эшсез граждан исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International