Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек һәм Халыкара сәламәтлек көне кысаларында 6 апрель көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә спорт бәйрәме узды.
Чара программасы шактый бай иде. Петрушка һәм Тедди геройлары кызыклы конкурслар тәкъдим итте, аларда балалар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Шулай ук балалар табышмаклар чиштеләр, мәкальләр искә төшерделәр, спорт белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәм ахырында яшь спортчыларны татлы медальләр белән бүләкләделәр.
Спорт чаралары үсеп килүче шәхес формалаштыруның мөһим факторы булып тора, балада спорт белән шөгыльләнү культурасын тәрбияләргә ярдәм итә. Хәрәкәтчән уеннар барышында хәрәкәтләрне координацияләү яхшыра, җитезлек, чыдамлык арта.