Бүген, 6 апрельдә, Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге белгече «Татбурнефть-Лениногорск тампонаж эшләре идарәсе» ҖЧҖнең Әлмәт цехы хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Эштән чыгарылырга тиешле хезмәткәрләргә оешма хезмәткәрләренең саны (штаты) кимүгә бәйле рәвештә эштән азат ителүче гражданнарга гарантияләр һәм компенсацияләр өлешендә хезмәт хокукы нормалары аңлатылды. Шулай ук кадрлар үзәге белгече катнашучыларны дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган социаль ярдәм чаралары белән таныштырды.
Очрашу барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Оешманың 50 хезмәткәре консультацияләр алды.