Кичә, 6 апрель көнне, Кайбыч районы «Өмет» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре Халыкара спорт көненә багышланган чара үткәрделәр. Чара «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында узды.
Спорт дәресендә 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге затлар өчен көндезге төркемгә йөрүчеләр катнашты. Алар боулинг һәм төрле өстәл уеннары уйнадылар. Көндезге төркем катнашучыларының берсе үзәк хезмәткәрләренә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырды.
Мондый чаралар менталь тайпылышлары булган кешеләргә коммуникатив киртәләрне җиңәргә ярдәм итә, социальләшүдә булыша.