«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге экологик акциягә кушылды

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Батарейка тапшыр – керпене коткар» дигән экологик акциядә актив катнаштылар. Акцияне Арча балалар китапханәсе үткәрә.

Тәрбияче Инна Нурмиева әлеге акциягә багышланган берничә чара үткәрде. Балалар белән тематик әңгәмәләр үткәрделәр, батарейкалар туфракка эләккәч ниләр булганын аңлаттылар. Балалар һәм аларның әти-әниләре экологик акцияне бик теләп хупладылар һәм алга таба утильләштерү өчен батарейкалар җыйдылар.

Җыелган батарейкаларны балалар тернәкләндерү үзәгенә алып килделәр һәм махсус экобокска урнаштырдылар. Киләчәктә аларны балалар китапханәсенә тапшырачаклар.

Мондый чаралар, тәрбиячеләр сүзләренә караганда, үсеп килүче буынның экологик культурасын тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International