Буа интернат-йорты хезмәткәрләре «Экояз» акциясендә катнаштылар

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Экояз» республика акциясе кысаларында 14 апрельдә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре территорияне җыештыруда катнаштылар. Язгы өмә үткәрү – совет чорыннан бирле сакланып калган күркәм традиция.

Чара учреждение янындагы территорияне җыештыру белән башланып китте. Интернат-йорт хезмәткәрләре территорияне чүп-чардан һәм коелган яфраклардан чистарттылар, агачлар һәм бордюрлар агарттылар. Өмә бик нәтиҗәле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International