Зәйдә яшүсмерләргә балалар ышаныч телефоны турында сөйләделәр

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Зәй-2 яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән түгәрәк өстәл уздырдылар. Балаларга ышаныч телефоны, аның эш принциплары турында сөйләделәр.

Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, ышаныч телефоны белгечләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган төрле тормыш очраклары турында фикер алыштылар. Чарада катнашкан һәр кеше психологик ярдәм хезмәтенең контакт мәгълүматлары белән буклет алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International