«Гармония»нең социаль хезмәт алучылары музейда булып кайттылар

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Д. В. Җамалетдинова көндезге бүлектә хезмәт алучылар өчен Буа станциясенең Хәрби һәм хезмәт даны музеена экскурсия оештырды.

Музей җитәкчесе И. Ф. Нигъмәтуллин кунакларны Буа тимер юлының барлыкка килү тарихы белән таныштырды, буалыларның Сталинград сугышында җиңү өчен стратегик әһәмияткә ия булган Свияжск-Ульяновск тимер юл линиясен төзүгә керткән өлеше турында сөйләде. Социаль хезмәт алучылар зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңладылар, сораулар бирделәр, агач күпер, тимер юл макетлары, борынгы предметлар һәм фоторәсемнәр карадылар.

Мондый чаралар гражданлык һәм патриотлык хисе формалаштыруга ярдәм итә, туган як тарихын тирәнрәк өйрәнүгә кызыксыну уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International