Шушы көннәрдә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар террорчылыкка каршы юнәлешле видеоролик карадылар. Балалар террорчылыкның нәрсә икәнен, террорчылык актлары төрләре турында белделәр.
Фильмны караганнан соң, белгечләр материал турында фикер алышу оештырдылар. Шулай ук чарада катнашучылар экстремаль хәлләрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар.