Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында «Хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру» юнәлеше буенча белем алучы студентларны Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгенә экскурсиягә чакырдылар.
Икенче курс студентларына мәшгульлек хезмәтенең эше, учреждениедә үткәрелә торган үзгәртеп корулар турында сөйләделәр, шулай ук хезмәт базарындагы вәзгыять турында мәгълүмат бирделәр. Экскурсиядә катнашучылар кадрлар үзәгенең төп секторлары һәм киңлекләре белән таныштылар.
Алга таба булачак белгечләрне «Яшь белгечләр» тормыш хәлен хәл иткәндә хезмәт күрсәтү комплексы белән таныштырдылар, шул исәптән, техникумда укуларын тәмамлагач, мәшгульлек хезмәте программаларында катнашу мөмкинлеге турында сөйләделәр.
Экскурсия түгәрәк өстәл артында әңгәмә белән тәмамланды, аның барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.