«Кайгырту» приютында янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Янгыннарны кисәтү кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Елена Зверева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Янгын сүндерүче – батыр, ул ут белән көрәшә» дигән дәрес үткәрде.

Балалар кызыксынып янгын сүндерүче һөнәре турында презентация, янгын сүндерүчеләрнең костюмын карадылар, ГТХМ махсус транспорты белән таныштылар. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, янгын чыгу сәбәпләре турында фикер алыштылар.

Чара «Янгынны сүндер», «Зоопарк хайваннарын коткар» конкурслары белән тәмамланды», алар барышында балалар көч, җитезлек һәм тизлекләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International