Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә аерым игътибар бирелә.
Шулай итеп, 13 апрель көнне учреждениедә «Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр» уен-викторинасы үткәрелде. Чара урамда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү һәм балалар катнашында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлтелгән иде. Тәрбиячеләр системалы һәм максатчан тәрбия эше баланың гомерен һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итә, дип ышана. Шул ук вакытта тернәкләндерү үзәге белгечләре балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүнең яңа, заманча формаларын эзләүләрен дәвам итәләр.