Яшь казанлылар «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» республика проектында катнаша

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Ел саен Җиңү көне алдыннан бөтен ил буенча Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган истәлекле чаралар уза. Шушы истәлекле дата уңаеннан һәм «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» республика проекты кысаларында Казан шәһәренең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Бөек Ватан сугышы ветераны Людмила Павловна Зайцеваны тәбрикләүне оештырды. Яшь социаль хезмәт алучылар белән бергә алар өлкән яшьтәге кешегә бардылар, аңа чәчәкләр һәм открыткалар бүләк иттеләр, сугыш еллары җырларын башкардылар.

Ветеран кунакларга үзенең дәүләт бүләкләре турында сөйләде. Людмила Павловна 1940 елда Великие Луки шәһәрендә туа. Әле сугыш башында ук немецлар шәһәрне оккупациягә алалар. Гаиләсен Германиягә концлагерьга алып киткәндә аңа нибары 9 ай була. Инде сугыштан соң ул Ленинградта икътисади вуз тәмамлый һәм юллама буенча Казанга килә. Пенсиягә кадәр вертолет заводында инженер булып эшли.

«Бу кешеләрнең биографиясе – үсеп килүче буын өчен чын батырлык дәресләре. Алар турында истәлекне саклап калу – безнең изге бурычыбыз», – диләр Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International