«Пертра» җыелмасы – Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләрнең ярдәмчесе

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Екатерина Титова «Пертра» уен комплектын кулланып индивидуаль дәрес үткәрде.

Белгеч җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучы төрле күнегүләр башкарды. Екатерина Титова теге яки бу күнегүләрне ничек дөрес башкарырга кирәклеген күрсәтте, шуңа күрә тәкъдим ителгән биремнәрне интернат-йортта яшәүче ханым үти алды.

Мондый дәресләр вак моториканы үстерәләр, үрнәк буенча эшләргә өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International