21 апрель көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгеч Н.А. Мөлекина «Җаваплы ата-ана мәктәбе» кысаларында «Гаилә тәрбиясе нигезләре» дигән темага дәрес үткәрде.
Әгерҗе «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә гаилә белән эшләү буенча белгечләр профилактик эш алып баралар.
Махсус Олимпиада физик һәм интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган балаларга башкалар белән бертигез дәрәҗәдә актив, тулы тормыш алып бару мөмкинлеге бирә. Махсус Олимпиада кысаларында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә спорт чаралары сериясе әзерләнде.
Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә гадәттәгечә Казан шәһәренең югары уку йортлары һәм көллиятләре студентлары таныштыру, җитештерү һәм диплом алды практикасы уза. Социаль учреждениеләрдә практика узу булачак һөнәри эшчәнлекнең иң тулы картинасын бирә. Студентлар төрле категория гаиләләр белән эшләү технологияләрен өйрәнергә, социаль эш буенча белгечләр белән бергә балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар өчен төркемле дәресләр үткәрү мөмкинлегенә ия.
20 апрель көнне Россиядә Балачак унъеллыгы чаралары планы кысаларында Казан шәһәренең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы «Дөрес ил» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
20 апрель көнне профилактик эш кысаларында Казанның Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы 13 нче хатын-кызлар консультациясендә булачак әниләр белән «Куркырга яки куркыкмаска – менә нәрсәдә сорау» дигән тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрде.
20 нче апрельдә Зәйдә «Лешмейкер» хезмәт күрсәтү өлкәсе юнәлеше буенча эшсез гражданнар төркеменең һөнәри укуы башланды. Булачак курсның күләме – 160 академик сәгать.
Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Субхангулова Римма Мидхәт кызы «Мин – әни» гранты социаль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында йөкле хатын-кызлар белән клубта төркемле дәрес үткәрде.
Җир көне кысаларында Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Җир – безнең уртак йортыбыз» дигән әңгәмә узды. Үзәк белгечләре өлкәннәргә балаларның һәм оныкларның чүп-чар таулары түгел, ә зәңгәр күлләр, гүзәл болыннар һәм урманнар күрүен дәвам итүе һәрберебездән тора дигән фикер җиткерделәр.
18 апрель көнне Россиядә Хәрби дан көне билгеләп үтелде. Бу көн 1242 елда Александр Невскийның һәм рус сугышчыларының алман дошманнарын Чудское күлендә җиңгән тарихка бәйле.