Казанның социаль эш буенча белгечләре студентларны булачак һөнәри эшчәнлеккә әзерлиләр

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә гадәттәгечә Казан шәһәренең югары уку йортлары һәм көллиятләре студентлары таныштыру, җитештерү һәм диплом алды практикасы уза. Социаль учреждениеләрдә практика узу булачак һөнәри эшчәнлекнең иң тулы картинасын бирә. Студентлар төрле категория гаиләләр белән эшләү технологияләрен өйрәнергә, социаль эш буенча белгечләр белән бергә балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар өчен төркемле дәресләр үткәрү мөмкинлегенә ия.

Бүлек мөдире Мухутдинова А.А. студентларга практиканы узуда төрле яклап ярдәм күрсәтә, норматив-хокукый базаның төп аспектлары белән таныштыра, белгечләрнең үз эшләрендәге катлаулы хәлләрне аңлата. Булачак социаль хезмәткәрләрнең практик эшчәнлеген оештыруга зур игътибар бирелә: ведомствоара патронатта торучы гаиләләргә чыгу, балигъ булмаганнар белән дәресләр үткәрү, диплом алды практикасын анализлау һәм диплом эше кысаларында кирәкле тикшеренүләр үткәрүдә ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International