«Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә спорт чарасы узды

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Махсус Олимпиада физик һәм интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган балаларга башкалар белән бертигез дәрәҗәдә актив, тулы тормыш алып бару мөмкинлеге бирә. Махсус Олимпиада кысаларында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә спорт чаралары сериясе әзерләнде.

Шулай итеп, 20 апрельдә «Сәламәт, тиз, көчле бул» ярышлары узды. Чараның девизы: «Без барыбыз бергә, без тигез, без булдырабыз, без көчле». 8 яшьтән алып 15 яшькә кадәр балалар атлангычта, аратада һ.б. ярыштылар. Чара бик күп уңай эмоцияләр, һәм позитив бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International