Казан психологы булачак әниләр белән төркемле дәрес үткәрде

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

20 апрель көнне профилактик эш кысаларында Казанның Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы 13 нче хатын-кызлар консультациясендә булачак әниләр белән «Куркырга яки куркыкмаска – менә нәрсәдә сорау» дигән тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес барышында булачак әниләр куркуның психологик табигате, физиология күзлегеннән аның саклану функциясе турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар. Катнашучылар куркулары турында сөйләштеләр һәм психолог җитәкчелегендә аларны юк итү юлларын таптылар. Шулай ук булачак әниләр белән нерв-мускул киеренкелеген төшерүгә, борчу дәрәҗәсен киметүгә һәм үзрегуляция күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Куркынычсыз курку» арт-терапевтик тренинг күнегүләре үткәрелде.

Дәрес ахырында катнашучылар үзләренең психоэмоциональ торышының яхшыруын билгеләп үттеләр һәм психологка тәкъдим ителгән психокоррекцион алымнарның нәтиҗәлелеге өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International