Җир көне кысаларында Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Җир – безнең уртак йортыбыз» дигән әңгәмә узды. Үзәк белгечләре өлкәннәргә балаларның һәм оныкларның чүп-чар таулары түгел, ә зәңгәр күлләр, гүзәл болыннар һәм урманнар күрүен дәвам итүе һәрберебездән тора дигән фикер җиткерделәр.
Социаль хезмәтләр алучылар бу чарага игътибар белән карадылар һәм бергә учреждение территориясен чистартырга керештеләр. Безнең уртак йортыбызга – Җиргә һәм анда яшәүче барлык кешеләргә сакчыл мөнәсәбәт бик мөһим. Бу чараның максаты: табигатькә сак караш тәрбияләү, әйләнә-тирәлекне саклау эшендә актив катнашу.