20 нче апрельдә Зәйдә «Лешмейкер» хезмәт күрсәтү өлкәсе юнәлеше буенча эшсез гражданнар төркеменең һөнәри укуы башланды. Булачак курсның күләме – 160 академик сәгать.
Курсларны «Квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы» өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификацияләү үзәге оештырды.
Укуга керешкән гражданнар беренче дәрестә укыту программасы, дәресләр расписаниесе, «Лешмейкер» һөнәре буенча эш үзенчәлекләре белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, шулай ук укытучы белән әңгәмәдә актив катнаштылар.
Эшсез гражданнар өчен һөнәри белем бирү – бу инде булган белем дәрәҗәсен арттыру, киләчәк һөнәри эшчәнлекне үстерүдә аларга ярдәм итәчәк яңа һөнәри күнекмәләрне булдыру мөмкинлеге.