«Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгендә гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

21 апрель көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгеч Н.А. Мөлекина «Җаваплы ата-ана мәктәбе» кысаларында «Гаилә тәрбиясе нигезләре» дигән темага дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты «Гаилә тәртипләре» төшенчәсен ачу, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен аңлау өчен шартлар тудыру иде. Дискуссия барышында гаилә тәртипләре төшенчәсенең нинди компонентлардан оешуы һәм гаиләләрдәге мөнәсәбәтләрнең нинди формалары булуы турында фикер алыштылар. Катнашучыларга гаилә традицияләрен һәм аларның гаиләләренә кертергә теләгән гадәтләрне тасвирларга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International