Яр Чаллыда йөкле хатын-кызлар белән курчак терапиясе буенча дәрес үткәрделәр

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Субхангулова Римма Мидхәт кызы «Мин – әни» гранты социаль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында йөкле хатын-кызлар белән клубта төркемле дәрес үткәрде. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондыннан грант алу максатчан төркем белән эшкә инновацион технологияләр кертергә мөмкинлек бирде. Алар арасында-хатын-кызлар бөтенлеген торгызуга һәм эчке дөньяны гармонияләштерүгә юнәлдерелгән «Позитив курчак терапиясе» методикасы. Методиканың авторлары – «Иматон» гамәли психология институты укытучылары.

Катнашучыларга тукыма терапиясе элементлары белән практик эш тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, булачак әниләр тән хисләре ярдәмендә үзләренең чын ихтыяҗларын аңларга өйрәнделәр, үз куллары белән тукымадан мифологик курчак – Берегиня рәвешендә бөти ясадылар.

Дәрес барышында йөкле хатын-кызлар иҗади процесстан канәгатьлек һәм шатлык алдылар, дип билгеләп үттеләр. Римма Мидхәт кызы сүзләренә караганда, мондый дәресләр йөкле кешеләрнең гомуми эмоциональ торышын яхшыртуга, мускул киеренкелеген, борчылуны киметүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International