Арча тернәкләндерү үзәге балалары Россия тарихын өйрәнәләр

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

18 апрель көнне Россиядә Хәрби дан көне билгеләп үтелде. Бу көн 1242 елда Александр Невскийның  һәм рус сугышчыларының алман дошманнарын Чудское күлендә җиңгән тарихка бәйле.

Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Алинә Сабирова шушы көнгә багышланган танып-белү дәресе үткәрде.

Балалар презентация карадылар һәм Александр Невскийның биографиясе белән таныштылар, Чудское күлендәге сугыш турында белделәр.

Белгеч сүзләренә караганда, мондый чаралар уздыру балалар үз иленең тарихын белсен, аның геройларын онытмасын өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International