Әгерҗе районы балалары сәламәт яшәү рәвеше өчен

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Әгерҗе «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә гаилә белән эшләү буенча белгечләр профилактик эш алып баралар.

Шушы көннәрдә бүлекчә белгечләре балигъ булмаган балалар белән «Сәламәтлеккә әйе әйт!». Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелде. Дәрестә балаларга сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләре зарядка, дөрес туклану, чыныгу, көн режимын үтәү, зарарлы гадәтләрдән баш тарту турында тиешле белемнәр бирелде. Шулай ук балалар озак елларга сәламәтлекне сакларга ярдәм итә торган кагыйдәләр белән таныштылар.

Дәрес барышында яшүсмерләр «Гомуми эш» социаль роликын карадылар. Мондый чараларны даими үткәрү балаларның сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International