Татарстаннан катнашучы «Социаль эш» компетенциясе буенча WorldSkills конкурсы финалына узды

2021 елның 23 апреле, җомга

20 апрельдә Татарстан вәкиле Лиана Ситдыйкова «Социаль эш» компетенциясе буенча WorldSkills һөнәри осталык конкурсы финалында катнашты.

Әлеге компетенция буенча конкурсның төбәк сайлап алу этабында Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятенең 5 студенты катнашты.

Барлык конкурсантлар да социаль хезмәт алучыларга консультация бирү, социаль хезмәт күрсәтү формаларын һәм төрләрен билгеләү буенча өстәмә әзерлек уздылар, шулай ук социаль өлкәдә норматив-хокукый базаны кабатладылар.

Конкурста катнашучылар Бөгелмә муниципаль районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында, Бөгелмә һәм Ютазы районнарында урнашкан «Салават күпере» һәм «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә практика уздылар.

Дүрт экзамен нәтиҗәләре буенча төбәк сайлап алу этабында «Социаль эш» факультетының 3 курс студенты 19 яшьлек Ситдыйкова Лиана җиңүче булды. Бөтенроссия этабына катнашучыны көллият укытучысы Бочкарева Елена Владимировна әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International