«Кояшкай» үзәге балалары спорт чарасында катнашканнар

2021 елның 23 апреле, җомга

21 нче апрель көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада кысаларында «Безне җиңеп булмый!» дигән спорт чарасы узды. Музыка җитәкчесе Гиниатуллина Е.Н. һәм «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе вәкилләре оештырган чараның максаты балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм саклау иде.

Балалар янына кунакка самокатта клоунесса Ириска килде. Ул балалар өчен һава шарларында яшеренгән биремнәр әзерләде. Балалар бик теләп шарларны шартлатып, биремнәр укыдылар һәм бердәм итеп башкардылар. Юмористик табышмаклар, күңелле зарядка, дәртле җырлар һәм биюләр, каршылыклар полосасы кәефне күтәрде. Балалар вакытны ничек күңелле итеп үткәрергә һәм бер үк вакытта сәламәтлегеңне ныгытырга мөмкин икәнлеген белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International