Май бәйрәмнәре турында

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май –Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 нчы май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президентының «2021 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен уздыру көннәрен билгеләү турында»гы 10.02.2021 ел, 115 номерлы Указы нигезендә 2021 елның 13 мае – Ураза бәйрәме башлануга туры килә торган көн – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Шулай итеп, 1 майдан 3 майга кадәр, 8 майдан 10 майга кадәр, 13 май ял көннәре булып санала, эш атнасы 4 майдан 7 майга кадәр дүрт көнгә кыскара, ә 11 майдан 12 майга кадәр эш атнасы, 14 май өч көнгә кыскара.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 маддәсе нигезендә эшләми торган бәйрәм көне алды эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими.

30 апрельдә, 12 майда эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International