26 апрельдә Чернобыль АЭСдагы һәлакәтнең 35 еллыгына багышланган чәчәкләр салу чарасы булачак

2021 елның 23 апреле, җомга

26 апрельдә Россиядә истәлекле дата – Радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көне билгеләнә. Моннан 35 ел элек Чернобыль атом электростанциясендә узган гасыр тарихында иң зур техноген һәлакәт булган.

Йөзләгән мең граждан: галимнәр, инженерлар, медиклар, хәрбиләр – бик зур территорияне радиация белән пычратуның үлем куркынычын бетерүгә юнәлдерелгән иде. 300дән артык татарстанлы, көчләрен һәм сәламәтлеген кызганмыйча, радиацион стихиягә каршы көрәшкә басты. Тормыш куркынычын янап, ликвидаторлар кыюлык һәм югары профессиональлек күрсәттеләр.

2021 елның 26 апрелендә Казан шәһәрендә 10.00 сәгатьтә Х. Ямашев һәм Ф. Әмирхан проспектлары киселешендәге скверда урнашкан Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүчеләргә куелган һәйкәл янында Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 35 еллыгына багышланган чәчәкләр салу истәлекле чарасы булачак.

Чернобыль АЭС авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны, һәлак (вафат) ликвидаторларның гаилә әгъзаларын чарада катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International