20 апрель көнне Чүпрәленең «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Мадурова Е.В. җитәкчелегендә «Яшәсеннәр!» исемле Бөек Ватан сугышы елларында медицина хезмәткәрләре турында фильм карадылар.
Фильм карау барышында 22 бала яраланган солдатның фронттан тыл госпиталенә кадәрге тормыш юлын күрделәр. Балалар табибларга нинди шартларда эшләргә туры килгәнне тойдылар. Аннан соң фильм турында фикер алышу булды, балалар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар, хатын-кыз медикларга карата хөрмәт һәм Ватан өчен горурлык хисләре кичерделәр.