Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычларны каплау эше дәвам итә

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының өч оешмасында хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, Лениногорск муниципаль районы «Автоспецоборудование» ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 50 мең сумлык бурычын түләде.

Казан шәһәренең «Смородинка» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте 1 хезмәткәргә 180 мең сум түләде.

Бөгелмә муниципаль районы «Метрология һәм автоматлаштыру үзәге» Фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 25 хезмәткәргә 51,7 мең сум акча түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International