Яр Чаллы шәһәренең социаль хезмәткәрләре Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе кысаларында укулар узды

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләренең чираттагы төркеме «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны өйдә һәм ярымстационар социаль хезмәт күрсәтү рәвешләрендә карау» программасы буенча 24 сәгатьлек тулы курс узган.

Социаль хезмәткәрләр лекцияләр тыңладылар, шулай ук ятып торучы авыруларны карау буенча практик дәресләрдә манипуляцияләр эшләделәр. Курс тәмамлангач, социаль хезмәткәрләр теория һәм практика буенча тест уздылар. Тест нәтиҗәләре буенча барлык социаль хезмәткәрләр дә Мәскәү шәһәренең «Старость в радость» хәйрия фондыннан сертификатлар алачак.

Дәресләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау вакытында кулланыла торган барлык кирәкле җиһазлар һәм техник тернәкләндерү чаралары белән җиһазландырылган кабинетта узды.

Дәресләрнең төп максаты – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карауда өстәмә белем һәм күнекмәләрне формалаштыру, өлкән яшьтәге гражданнарда булган ресурсларны саклау һәм үстерү, авыру, имгәнүләрне һәм социаль хезмәт алучы яшен исәпкә алып, төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итү.

Тыңлаучылар мондый дәресләрнең әһәмиятен бәяләделәр. Гражданнарга инвалид яки өлкәннәрне караганда подгузник, эчке киемнәрне алмаштырырга туры килә, иртәнге бәдрәфне дөрес үткәрергә, коендырырга, ашатырга һәм карават чикләрендә авыруны күчерергә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International