21 апрельдә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, опека, полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре Яңа Чишмә районының Ленин урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар һәм балигъ булмаганнар белән профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Ведомство вәкилләре «Мин һәм закон» исемле «Татарстан Республикасында балалар сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» 71-ТРЗ номерлы ТР Законы үтәлеше хакында лекция-дискуссия оештырдылар. Әңгәмә балигъ булмаганнар арасында законны үтәүче гражданинның күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Шулай ук белгечләр язгы чорда янгын куркынычсызлыгы техникасы буенча инструктаж үткәрделәр. Моннан тыш, мәктәп укучылары компьютер бәйлелегенең иртә билгеләрен ачыклау буенча «Куркынычсыз интернет» тестын уздылар.
Чарада катнашучыларга материалны ныгыту өчен «Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары» дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.