ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Чернобыль һәлакәте кайтавазы күп еллар яңгыраячак. Нәкъ менә шуңа күрә кешеләр һәлакәт һәм аның нәтиҗәләрен җиңү тарихын белергә тиеш һәм истә тотырга тиеш. Күп кенә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Чернобыльдә һәлакәткә 35 ел тулу уңаеннан чаралар узды.


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Субхангулова Р.М. һәм социаль эш буенча белгеч Зарипова А.А. «Мин – әни» грант социаль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында Кама дәүләт автомеханика техникумының яшүсмерләр белән төркемле дәрес үткәрде. Л.Б. Васильева «Минем кыйммәтләрем» темасына чыгыш ясады.

22-23 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Себернең «Социаль педагоглар һәм социаль хезмәткәрләр берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган II Социаль хезмәткәрләр съездында катнашканнар.

Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән социаль эш формалары һәм методларын кертү һәм тормышка ашыру буенча зур тәҗрибә тупланган. Шундый нәтиҗәле һәм мөһим технологияләрнең берсе «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе».

26 апрель – Радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көне.

2021 елның 26 апреленнән 2 маена кадәр Европа иммунлаштыру атнасы үткәрелә. Атнаның төп максаты – халыкның йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунизациянең әһәмияте турында белем дәрәҗәсен күтәрү.

26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен бөек татар шагыйре тормышына һәм иҗатына багышланган чара узды.

26 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен «Минем гаиләм» дигән чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International