Чернобыль һәлакәте кайтавазы күп еллар яңгыраячак. Нәкъ менә шуңа күрә кешеләр һәлакәт һәм аның нәтиҗәләрен җиңү тарихын белергә тиеш һәм истә тотырга тиеш. Күп кенә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Чернобыльдә һәлакәткә 35 ел тулу уңаеннан чаралар узды.
Шулай, Баулы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Батршина Дария һәм Сөләйманова Айгөл һәм көндезге төркем социаль хезмәт алучылары Чернобыль АЭСындагы авария ликвидаторларына куелган һәйкәлдә булдылар.
Әлмәттә авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны хөрмәтләү булды. Җыелучылар һәлакәтне бетерүчеләрне бик җылы каршы алдылар, аларның үлемсез батырлыгына хөрмәт күрсәттеләр. Аларга рәхмәт әйтеп нык сәламәтлек теләделәр.
Балык Бистәсе районы мәдәният йортында һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм аларның тол хатыннары катнашында «Чернобыль һәлакәте кайтавазы» дигән түгәрәк өстәл узды. Район башлыгы И.Р. Таҗетдинов ликвидаторларга азык-төлек пакетлары тапшырды.
Аксубайның «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Чернобыль АЭСындагы һәлакәттә катнашучы Вәлиуллин Фәнис Хәниф улы белән очраштылар. 26 яшьтә ул һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә алына. Фәнис Хәниф улы Чернобыльдә 70 көн эшләде.
Чернобыль АЭС авариясен бетерүчеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмаячак.