ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 35 еллыгына багышланган чаралар комплексы үткәргән.

Ел саен 26 апрельдә, бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә.

26 апрельдә Россиядә истәлекле дата – Радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көне билгеләнә. Моннан 35 ел элек Чернобыль атом электростанциясендә узган гасыр тарихында иң зур техноген һәлакәт булган.

24 апрельдә «Мобиль ярдәм» Алексеевск муниципаль районында булды

24 апрельдә «Библиосумерки» Бөтенроссия акциясе кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Алексеевскиның «Кызыл Шәрык» мәдәният йорты китапханәсендә үткәрелгән «Китап – йолдызларга юл» дигән чарада катнаштылар. Китапханә хезмәткәрләре кешенең космоска беренче тапкыр очуы һәм Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар программасын әзерләделәр.

Йогышлы авырулар таралуны кисәтү максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен бүлмәләрдә дезинфекция үткәрелә. Профилактик дезинфекция инфекцияне булдырмау өчен хезмәт итә.

Чернобыль АЭСдагы фаҗиганең 35 еллыгы алдыннан Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучы Гордеева Люция Ивановна социаль хезмәткәр Васильева Ирина Геннадьевна белән истәлекле дата уңаеннан хатирәләре белән уртаклашты.

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бу датага багышлап берничә чара уздырылган: Тукай укулары, әдәби-музыкаль кичә, Тукай әкиятләре мотивлары буенча иҗади дәресләр.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балаларның чираттагы заезды тәмамланды.

Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина 15 бала һәм аларның ата-аналары өчен Экологик-биологик үзәккә экскурсия оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International