Татарстанның өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстанның өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, Казан шәһәренең «Горизонталь Поволжье» ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 422 мең сумлык бурычын түләде.

Казан шәһәренең «Фактор» ҖЧҖ 8 хезмәткәргә 471 мең сум түләде.

Апас районы «Ярыш» ҖЧҖ 655 хезмәткәр алдындагы гомуми 7837 мең сумлык бурычын түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International