Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән социаль эш формалары һәм методларын кертү һәм тормышка ашыру буенча зур тәҗрибә тупланган. Шундый нәтиҗәле һәм мөһим технологияләрнең берсе «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе».
Бүгенге көннән учреждение базасында социаль-көнкүреш адаптациясе кабинетында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты персоналы да укый.
Дәресләрдә персонал гомуми карау күнекмәләрен һәм принципларын, шул исәптән озак вакытка исәпләнгән күнекмәләрне камилләштерә. Белгечләр төрле авыруларның өзлегүләрен профилактикалау алымнары һәм ысуллары, дөрес урнаштыру һәм хәрәкәт итү нигезләре, шулай ук тернәкләндерүнең техник чараларын куллану кагыйдәләре турында мәгълүмат бирә.