«Здравушка» тернәкләндерү үзәге балалары Г. Тукайның туган көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнашканнар

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен бөек татар шагыйре тормышына һәм иҗатына багышланган чара узды.

Очрашу барышында авторның яраткан әкиятләре укылды, аның иң яхшы әсәрләренә мультипликацион фильм күрсәтелде. Балалар бик теләп яраткан персонажларын: Шүрәле, Су Анасы һ.б. искә алдылар.

Классикның тууына 135 ел тулу уңаеннан үзәктә шагыйрьнең рәсемнәре һәм китаплары күргәзмәсе оештырылды. «Здравушка»ның нәни тәрбияләнүчеләрендә заманча әкият басмалары зур соклану уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International