Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 35 еллыгына багышланган чаралар үткәрә

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

26 апрель – Радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көне.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 35 еллыгына багышланган чаралар уздыралар.

Ютазы районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары арасында «Чернобыль – күңел ярам» дигән рәсем конкурсы узган. Балигъ булмаганнар фаҗиганең нәтиҗәләре, техноген катастрофалар вакытында экологик бәла-казалар һәм туган авылда чисталыкны саклауда үз өлешләре турында фикер алыштылар.

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Чернобыль һәлакәте» дигән видеоролик караганнар. Балалар «Чернобыль – гасыр катастрофасы» китап күргәзмәсе ярдәмендә экологик һәлакәтнең масштабы турында күп мәгълүмат белделәр. Балалар беренче булып янгын сүндерүчеләр, хәрби хезмәткәрләр, станция хезмәткәрләре җаваплылыкны үз өстенә алган геройларның тарихы белән таныштылар. Соңыннан балалар тәрбияче белән «Чернобыль кайтавазы» дигән стенгазета әзерләделәр.

Мондый чаралар республиканың башка халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә дә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International