«Ышаныч» үзәге хезмәтчәннәре Себернең социаль хезмәткәрләре съездында катнаштылар

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

22-23 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Себернең «Социаль педагоглар һәм социаль хезмәткәрләр берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган II Социаль хезмәткәрләр съездында катнашканнар.

«Яңа тормыш сыйфаты: игътибар үзәгендә кеше» дип аталган Съезд социаль хезмәт күрсәтү системасын камилләштерү, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне озак вакытлы карау системасын формалаштыру, гражданнарның актив озын гомерлеге өчен шартлар тудыру, стационар алыштыручы технологияләр кертү, балаларга иртә ярдәм күрсәтү, социаль хезмәтләр күрсәтүдә дәүләтнеке булмаган секторның катнашуы һ.б. мәсьәләләргә багышланган иде.

Съезд мәйданчыкларында «Демография» милли проектын тормышка ашыру буенча социаль хезмәтләр алдында торган бурычлар тикшерелде. Себер федераль округы һәм Россиянең башка субъектлары халкына социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга озак вакытлы хезмәт күрсәтү системасын кертүнең уңай тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Съезд онлайн форматта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International