2021 елның 26 апреленнән 2 маена кадәр Европа иммунлаштыру атнасы үткәрелә. Атнаның төп максаты – халыкның йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунизациянең әһәмияте турында белем дәрәҗәсен күтәрү.
Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Европа иммунлаштыру атнасы кысаларында ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге баш белгече Давлятшина Г.С. һәм Кукмара РҮХ табиб-педиатры Мирзина Ф. Г. катнашында киңәшмә узган.
Чарада катнашучыларга, эпидемиологик иминлекне саклау, авырулар санын һәм инфекцияләр таралуны кисәтү өчен балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә 95-98% да ким булмаган профилактик прививкаларны тотрыклы рәвештә югары дәрәҗәдә тотарга кирәк, дип аңлаттылар.