26 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен «Минем гаиләм» дигән чара үткәрелде.
Чараның максаты – гаилә әгъзаларына карата фамиль горурлык, мәхәббәт һәм кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.
Чара башында катнашучыларга үзләренең шәҗәрәсен, үз гаиләләренең тарихын искә төшерергә тәкъдим ителде, әти-әниләр, әби-бабайлар эшләгән, яшәгән, укыган урыннар белән таныштылар.
Аннары чарада катнашучылар арасында «Гаилә традицияләре» конкурсы үткәрелде. Барысы да катнашучыларның гаилә традицияләре турындагы хикәяләрен кызыксынып тыңладылар һәм аларны үз гаиләләренең традицияләре белән чагыштырдылар. Чарада катнашучылар нәсел шәҗәрәсе – кешенең үзаңына юл, дигән нәтиҗәгә килделәр. Чарада биш кеше катнашты.