ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

26 нчы апрель көнне Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Хәбирова Альбина «Озак вакытлы карау системасы: билгеләү, төп принциплар һәм бурычлар. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарның куркынычсыз хәрәкәт итү нигезләре» дигән темага «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча семинар узды. Дәреснең максаты – затны күчерү кагыйдәләренә өйрәтү.

Арчаның «Исток надежды» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Җиңү көненә багышланган чаралар дәвам итә. Шулай, 27 апрель көнне «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел» акциясе кысаларында тәрбияче Инна Нурмиева «Ватан-Ана чакыра» скульптурасына виртуаль экскурсия белән интеграцияләнгән дәрес үткәрде.

27 нче апрель көнне Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Наталья Петровна Алексеева «Сөйләмдә авыр тайпылышлары булган балаларда сөйләм ачу буенча эш этаплары» дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрестә тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм ата-аналар катнашты.

COVID-19 таралуны кисәтү һәм Европа иммунлаштыру атнасы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр өчен вакциналаштыру уза.

27 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен «Компьютер белән тормыш» программасы буенча дәрес үткәрелде. Чара төрле дәүләт хезмәтләрен алу өчен интернеттан файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлдерелгән иде.

Ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча апрельнең соңгы атнасында Европа илләрендә Европа иммунлаштыру атнасы үткәрелә. 2021 елда ул 26 апрельдән 2 майга кадәр узачак. 2021 елда Европа иммунлаштыру атнасы COVID-19га каршы көрәш шартларында аерым әһәмияткә ия.

26 нчы апрель көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре Туган тел көнен билгеләп үттеләр.

2021 елның 26 апреленнән 2 маена кадәр Европа иммунлаштыру атнасы үткәрелә. Атаның төп максаты – халыкның йогышлы авыруларны кисәтүдә иммуналаштыруның әһәмияте турында белем дәрәҗәсен күтәрү.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» республика проекты кысаларында Казан шәһәренең Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән бергә хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы концлагерь тоткыны Бакаева Вера Георгиевнаны котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International