Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, 2021 нче елның апреленнән май аена кадәр, Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Без янәшәдә!» дигән ветераннарга волонтерлык ярдәме акциясе бара.
Акция кысаларында социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына һәм сугыш чоры балаларына, шулай ук барлык өлкән яшьтәге гражданнарга торак урынын, йорт яны территориясен җыештыруда ярдәм итәләр.