Май бәйрәмнәре вакытында профилактик чаралар кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә чираттагы рейд оештырдылар.
Социаль хезмәтләр алучылар белән инструктажлар һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Элек өйләрендә автоном янгын хәбәрчеләре куелган гаиләләрдә янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре җайланмаларны техник яктан тикшереп чыкты. Шулай ук минзәләлеләргә «Йортны янгыннан сакла!» дигән белешмәлекләр таратылды.