4 нче май көнне Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә скандинавия йөреше буенча чираттагы дәрес узды. Чаралар «Сәламәтлек сукмагы» проекты кысаларында үткәрелә. Алар өлкән яшьтәге кешеләрне, эшкә яраклы һәм пенсия яшендәге инвалидларны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, төрле авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән.
Һәр дәрес башында скандинавия йөреше өчен таякларны куллану кагыйдәләренә өйрәтү үткәрелә. Разминка һәм йөрүләр урамда уза.