Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 246 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 37 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Яшел Үзән шәһәрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 5 маена халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 490 эшсез кеше исәптә тора. Менделеевск шәһәрендә хисап чорында вәзгыять үзгәрмәгән – 73 эшсез кеше.
Эшсез гражданнар саны арту Яр Чаллы (+33), Алабуга (+4), Түбән Кама (+32) һәм Кама Аланында (+2) күзәтелә.