Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ветераннар янәшәдә яши» дигән акция-котлау уздырыла.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре ветераннар янына баралар, аларны Җиңү көне белән котлыйлар, истәлекле бүләкләр тапшыралар.
Акция Бөек Ватан сугышы геройлары һәм вакыйгалары турында хәтерне саклауга, илнең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерүгә, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән.