«Тылсым» үзәге өлкәннәр арасында мәгълүмати-агарту эшләре алып бара

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

5 нче май көнне Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы буенча чираттагы дәрес үткәрелде. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Р. Ганиева хезмәт алучы Сәүдәт Гыймадиева янында булып, «Психологик саклану алымнары» дигән темага лекция укыды.

Дәресләрнең төп максаты булып ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның көндәлек тормыш куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү тора. Тыңлаучыларны көндәлек тормышта кешегә янаган төп куркынычлар, табигый, социаль характердагы гадәттән тыш хәлләрдә гамәлләр белән таныштыралар. «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы үз куркынычсызлыгыңа һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлегенә карата хөрмәтле, җаваплы караш формалаштыруны тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International