Лениногорск интернат-йорты хезмәткәрләрен аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карарга өйрәтәләр

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

4 май көнне Лениногорск районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Аз хәрәкәтләнүче (мобиль булмаган) гражданнарны ашатуны оештыру» дигән темага дәрес узды. Әлеге чараны «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Альбина Хәбирова үткәрде.

Дәрес интернат-йорт белгечләрен ризык кабул итүне оештыруның гомуми кагыйдәләре, ашату вакытында карамактагыларны урнаштыру кагыйдәләре буенча укытуга юнәлдерелгән иде. Чара барышында тәрбия буенча ярдәмчеләр авыруны ашатуның барлык кагыйдәләрен дә үзләштерделәр.

Укыту төркемле дәрес рәвешендә барды, анда интернат-йортның ике хезмәткәре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International